Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кайчан җиңәрбез сине, коронавирус?

Бу көннәрдә кем белән генә сөйләшсәң дә, сүз үзеннән үзе шушы афәткә барып тоташа.

Һәркемдә бер генә сорау: кайчан битлек-маскаларны салып, гадәти тормышка кайта алырбыз? Үзизоляция чорында туйганчы язгы саф һава белән дә хозурлана алмадык кебек. Ә алда ямьле җәй айлары!Балаларны тиешенчә ял иттерәсе, отпуск алып каядыр сәяхәт тә кыласы килә. Июль-август айларында хаҗ сәфәренә җыенучыларның да изге юлга чыгулары сорау алдында. Дөрес,соңгы хәбәрләр дөньядагы вәзгыятьнең тотрыклана баруын күрсәтә. Ил белән генә түгел, чиргә каршы дөньякүләм көрәш бара чөнки. Россия хөкүмәте Татарстанга коронавирус пандемиясенә каршы 13,6 млрд сум бүлеп бирүе турында билгеле булды, алынган акчалар бюджет керемнәренең кимүен компенсацияләргә ярдәм итәчәк, диелә.

Чикләүләр йомшарды

12 майдан соң Татарстанда коронавирус пандемиясенә бәйле кертелгән кайбер чикләүләр йомшарды. Өйләрдән смс пропускларсыз чыгарга рөхсәт ителде. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары, шулай ук балалар бакчалары эшли башлады. Шулай да районыбызның Загс бүлегендә май аенда язылышырга теләк белдерүчеләр булмаган. Үзизоляциядән соң беренче никахны рәсми­ләштерү 6 июньдә кө­телә. Кагыйдәләр йомшарса да, маска белән перчаткалардан йөрү режимы да әлегә үз көчендә кала.

Районда нинди вәзгыять?

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районыбыз буенча авыру кеше белән аралашкан 118 кеше медицина күзәтүе астында тора, авыру билгеләре булган һәм авыруда шикләнелгән 59 кеше исәпкә алынган, шу­ларның 33е терелгән, 25 кеше күзәтү астында кала, 6 кеше госпитализацияләнгән.

“Ярдәм янәшә”

Пандемия чорында авыр тормыш хәлендә калган һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү акцияләре дәвам итә. Узган җомгада районыбызда Татарстан Президенты инициативасы белән эпидемия чорында аерым категория гражданнар өчен булдырылган азык-төлек продуктлары җыелмасының чираттагысы таратылды. “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” проекты кысаларында икенче тапкыр оештырылучы хәйрия акциясендә бу юлы 540 кешегә ярдәм күрсәтелде. Токмач, ярмалар, шикәр комы,чәй,сыек май, балык һәм ит консервалары, конфет, куертылган сөт, сохари, вафли, бодай оны салынган җыелманы адресатларга авыл җирлекләре башлыклары илтеп тапшырды. Мондый хәйрия акциясе әле тагын ике тапкыр оештырылачак.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yardm-yansh-aktsiyase2

Мәгълүматларны кайдан алырга була?

Коронавируска бәйле барлык мәгълүматлар белән хәзер махсус булдырылган сайт аша танышып барырга мөмкин. Моның өчен Саба муниципаль районы https://saby.tatarstan.ru/rus/ сайтының русча вариантында “COVID-19 в Татарстане” дигән зур бүлек булдырылган. Анда республикабыз буенча бу авыруга кагылышлы барлык мәгълүмат китерелә, курсорны аска төшергәч, Россия Федерациясендә коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләрен бетерү чаралары һәм икътисадны торгызу планы белән җентекләп танышырга мөмкин. Әйтик, социаль түләүләр, COVID-19 белән авыручыларга, медицина хезмәткәрләренә түләүләр, бизнес алып баручыларга кирәкле мәгълүматлар, кредит алу, субсидияләр түләү буенча җентекләп аңлатыла. Татарстан буенча 8-800-222-59-00 кайнар линиясе эшләгәнен дә исегезгә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев