Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кәбестә, кишернең бәясе кими, бәрәңге һәм алма - кыйммәтләнә

Россиядә кәбестә, кыяр, помидор, суган һәм кишер бәясе кимүен дәвам итә. Бәрәңге һәм алма янә кыйммәтләнә, әмма бәяләр үсеше темпы акрыная.

4 июньнән 10 июньгә кадәр кәбестә уртача 6,39 процентка арзанайган (узган атнада аның бәясе 3,19 процентка кимегән, ел башыннан - 26,28 процентка арткан).

Бәрәңге 0,3 процентка кыйммәтләнде (бер атна элек - 1,61 процентка, ел башыннан алып 10 июньгә кадәр – 41,68 процентка), ә суганга бәя 1,16 процентка кимеде (моңа кадәр - 0,41 процентка, ел башыннан - 82,76 процентка артты).

Кыяр 8,34 процентка арзанайган (бер атна элек алар бәясе 12,89 процентка кимегән, ә ел башыннан - 38,26 процентка), помидор 4-10 июньдә 8,87 процентка арзанайган .

 

 

Татар-Информ.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев