Кече Шыңар авылында яшәүче Илһамия Сахипова 95 яшьлек юбилеен каршылады
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, авыл җирлеге вәкилләре котлады.
Сәхипова Илхамия Сәхабетдин кызы 1929 елның 28 декабрендә Кече Шыңар авылында колхозчы Сәхабетдин белән Бибинур гаиләсендә дөньяга килә.
Гаиләдәге дүрт баланың иң олысы Илһамия апа була, аннан соң Рәшидә апа,Мансур абый,Сәвия апа туа. 1931нче елда әтисен, Сәхәбетдин абыйны “кулак” исеме тагып авылдан сөрәләр,өйләрен алалар. Әниләре белән балаларга мунчада яшәргә туры килә. “Йокларга урын да җитми иде,гел өстәл астында йоклый идем”-дип искә ала ул елларны Илһамия апа. Ә торган өйләреннән май заводы ясаганнар.
Сугыш башланган вакытта өйдә була Илһамия апа. Әтисе өлкән яшьтә булу сәбәпле, сугышка алынмый, Казанга эшкә алалар һәм 6 ел шунда эшли.
Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да тыл ветераннары кулыннан үткән, чөнки ил язмышы – алар язмышы булган. Сугыш вакытында Илһамия апа да, Арчадан уфалла арбасы тартып симәнә ташый, иртә китеп кич кайта.Бәрәңге утыртканда җирне,суканы үзләре тартып эшкәртү, фермага кырдан саламны уфалла арбасы белән ташып өю дә калмый.Урман кисәргә җәяүләп Мичәнбашка, Ключка, Шапшарга, Лаеш урманнарына барганнар, 3 тәүлеккә якын бер тәгам дә ризык җыймыйча, авылга хәлсезләнеп кайталар.
Аннары көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар. “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70 еллыкларына юбилей медальләре бирелә.
Илһамия апа 21 ел авыл Советында техник хезмәткәр булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Кече Шыңар авылында улы Каниф, килене Нурсинә белән төп йортта гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев