Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре

24 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе» Республика татар милли иҗаты яшьләр фестивале узды. Фестиваль дистанцион форматта түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: нәфис сүз, вокал, халык биюе, инструменталь музыка, халык декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.).

Фестивальнең онлайн-форматы нәтиҗәләре буенча Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

- Гармунчылар ансамбле «инструменталь музыка" номинациясендә - 2 нче урын (җит.Газизов А. З.)

- Курайчылар дуэты: Мөбәрәкҗанов Булат, Шәрәфиев Фәнил- "инструменталь музыка" номинациясендә - 3 нче урын (җит.Солтанов С. Н.);

- "Яшьлек" бию коллективы «Халык биюе» номинациясендә - 3 нче урын (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев