Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыклар бердәмлеге фестивале

Ел саен 29нче апрельдә бөтен дөнья буенча Халыкара бию көне көне булып санала. Биюнең барлык стильләренә багышланган бу бәйрәмне 1982 елдан Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе - биюнең барлык юнәлешләрен берләштерү, ә бию көне - аны олылау өчен сәбәп, шулай ук аның барлык сәяси, мәдәни һәм этник чикләрне узу сәләте, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү мөмкинлеге.

23нче апрель көнне, Халыкара бию көне алдыннан, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе коллективы белән берлектә Халыклар бердәмлеге фестивалендә катнаштылар. 1-11нче сыйныф укучылары төрле милли биюләр башкардылар, шул рәвешле алар үзләренең теләктәшлекләрен һәм. халыкара дуслык хисләрен белдерделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев