Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әхмәдуллиннар гаиләсе авылдашларының ихтирамын гына яулап калмады, Казан тамашачысын да әсир итте

Матур гаилә – ил күрке, яхшы хатын – ир күрке, дигән борынгылар. Бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү, үзара аңлашып яшәү генә гаиләне дус-тату итә.

Югары Симеттә яшәүче Әхмәдуллиннар үрнәк, матур гаилә буларак, авылдашларының ихтирамын гына яулап калмады, "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсының төбәкара этабында катнашып, мәртәбәле жюрины да әсир итте.

Әлеге матур гаиләнең бу беренче җиңүе генә түгел, узган ел ноябрь аенда алар ана һәм гаилә матурлыгын чагылдырган "Нечкәбил" республика конкурсында чыгыш ясап, Казан тамашачысын да таң калдырганнар иде. Әхмәдуллиннар гаиләсе "Гаилә һәм җәмгыять" номинациясендә җиңү яулап, Ләйсән үзе "Көмеш Нечкәбил" булып танылды. Шушы көннәрдә "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсының "Авыл җирендә яшәүче гаилә" номинациясендә җиңеп, финалга узулары бик тә лаеклы, көтелгән зур җиңү, шул ук вакытта  районыбыз өчен дә зур мәртәбә.

Матур гаилә – ил күрке, яхшы хатын – ир күрке, дигән борынгылар. Бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү, үзара аңлашып яшәү генә гаиләне дус-тату итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Ләйсән һәм Илгизәр Әхмәдуллиннар да шушы гади генә кагыйдәләрне үзләренең тормыш девизы итеп алып, 15 ел парлы гомер кичерәләр. Икесе дә әлеге төбәктә бик тә җаваплы хезмәтләр башкаралар, гаилә башлыгы Илгизәр Роберт улы – Югары Симет авыл җирлеге башлыгы, Ләйсән Гыйльмулла кызы -- мәдәният йорты мөдире.

Гаиләдә генә түгел, хезмәттә дә берсен-берсе тулыландырып, яңа идеяләр белән сөендереп яшиләр. Гаилә башлыгына әлеге җирлектә яшәүчеләрнең ихтирамын казаныр өчен, иң беренче чиратта үзеңне, гаиләңне бар яктан да үрнәк итеп таныту кирәклеге билгеле. Илгизәр Роберт улы нәкъ менә шушы камиллеккә ирешеп, спорт өлкәсендә, сәнгати яктан да үзе артыннан башкаларны әйди. Әлбәттә, уңышларга ирешүдә иң беренче тылыңның ышанычлы, ныклы булуы кирәк. Ләйсән ханым да иренең үтә җаваплы эш башкарганын бар тулысы белән аңлап, аның фикердәше, илһам чыганагы булуны төп вазифасы дип саный.

Әти-әниләре үрнәгендә уллары Булат, Инсаф, төпчекләре Фәридә дә кечкенәдән спортны, җыр-моңны яратып үсә. Егетләрнең район Сабантуйларында, төрле республика бәйгеләрендә татар көрәше буенча призлы урыннары да, Саба сәнгать мәктәбенең вокал түгәрәге укучылары буларак та уңышлары күп. Икесе дә "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы лауреатлары, әлбәттә, сеңелләре дә абыйлары үрнәгенә иярә.

"Һәр эшемнең азагы хәерле бетәсенә тәгаен ышанам, чөнки минем терәгем-тылым көчле. "Ләйсән" дип янып торучы ирем, «әни» дип өзелеп торучы балаларым бар. Кадерле тормыш иптәшемнең дә үзем кебек иҗат юлыннан атлаганы, балаларыма үрнәк әти булганы өчен Аллаһка рәхмәт әйтеп уянам.

Илгизәрем бик сабыр, ышанычлы, акыллы, сүзендә торучы, максатчан ир-ат. Гаиләмдә җаннарымны эретерлек җылылык хөкем сөргәндә, ничек дөньяны яратмыйсың да, эшеңә ничек канатланып бармыйсың!»– ди Ләйсән. Әлбәттә, җанын-тәнен биреп эшләве аның хезмәт нәтиҗәләрендә дә ачык чагыла. Ул җитәкләгән "Нур" фольклор һәм "Вита-Денс" бию коллективы, "Асыльяр" вокаль-фольклор ансамбльләре төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Ләйсән Әхмәдуллина 2019 елда "Авыл җирлегендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе", 2020 елда «Авыл җирлекләре арасында иң яхшы мәдәният йорты җитәкчесе" республика грант проектлары җиңүчесе булып таныла. «Һәр гаиләнең үз матурлыгы, үз йөзе бар. Төрле республика конкурсларында катнашу гаилә, туганнар арасындагы бердәмлекне тагын да арттыра.

Моннан берничә ел элек барлык җыр-моңга гашыйк Әхмәдуллиннар бергә җыйналып гаилә концертлары үткәрү матур гадәткә керде. Гомумән, мәдәнияттә һәр чара гаилә подряды белән уза.  Икебез дә бер өлкә кешеләре дисәк тә дөрес буладыр. Бер үк бинада, уртак бурыч, максатлар белән эшлибез. Хезмәтебез әлеге җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше белән бәйләнгән»,– диләр алар. Авыл халкында сәнгатькә мәхәббәт уятуда, матур йолаларыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда зур өлеш кертүче Әхмәдуллиннарның авылдашлары арасында абруйлары зур. Ә бу үзеннән үзе аларны яңа үрләргә рухландырып, иҗат дәрте, көч өсти.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев