Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә ата-аналар җыелышы
Район яңалыклары

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә ата-аналар җыелышы

20нче декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге Дәүлиева Г.Р. сыйныфында, 21нче декабрь көнне фортепиано булеге Хафизова Ч.Ф. һәм Мөхетдинова Э.Н. сыйныфларында ата-аналар җыелышы үтте.

Әти-әниләр уку елының I нче ярты еллык чирек нәтиҗәләре белән таныштылар, балаларның дәрескә әзерләнүдә ничек ярдәм итү буенча киңәшләр тыңладылар. Алда торган бурычлар, сынаулар белән таныштылар.

Жыелышның икенче олешендә укучылар әти-әниләр каршында сынау тотты, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. (Мәдәният бүлеге)

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев