Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтер көне онытылмасын

15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу датасы.

Казан җимерелгәннән соң, 18 ай буе каһарман татарларның милли үзәге булып торган Өтернәс – Мишә-Тамак кирмәненең районыбыз территориясендә барлыкка килүе Саба тарихын тагын да эчтәлеклерәк, әһәмиятлерәк, баерак итә. Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, 1552 елда Явыз Иван явыннан соң исән калган исән калган халык Өтернәс авылындагы тауда, ягъни, Калатауда ханлыкның икенче бер үзәген төзегән. Кирмәнгә бикләнүчеләр саны 20-25 меңгә якын булган дип фаразлана. Өлкәннәр сөйләгәнчә, узган гасырның 40нчы-50нче елларында шәһәрлек мәйданында ук-сөнге очлары күпләп чәчелеп яткан, аларга игътибар итүче генә булмаган. Җирләр сөрелә торгач, тарихи истәлекләр, тарихи дәлилләр дә актарылып, таратылып ташланган... Хәзер бу урын тарихи-археология һәйкәле булып санала. Хәтер көне уңаеннан Эзмә урта мәктәбенең VIII-X сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән азатлык өчен шәһит киткәннәр истәлегенә куелган таш-һәйкәл янында экскурсиядә булдылар. Археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендә рәсми казу-эзләнү эшләре алып барылган чокырлы урыннарны карадылар. Тарих укытучысы Наилә Сөләйманова 1552 елда Калатауда булган бәрелешләр турында сөйләде, тарихыбызны онытмаска, озын хәтерле булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев