Чараның төп максаты — мәдәни ялны әдәбият белән берләштерү һәм гаиләләрне китап укуга җәлеп итү иде.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында «Китаплы, җәй!» дигән күңел ачу программасын үткәрделәр.
Паркның ямьле аллеялары нәни кунакларны һәм аларның әти-әниләрен бай эчтәлекле программа белән каршы алды. Китапханәчеләр килгән кешеләрне яңа гына дөнья күргән матур иллюстрацияле басмалар, мавыктыргыч әдәбият белән таныштырдылар. Яңа китаплар белән тулы китап күргәзмәсе дә оештырылды, анда теләгән һәркем үзенә ошаган әсәрне сайлап укый алды.
Чара дустанә һәм күтәренке рухта узды. Гаиләләр өчен бу очрашу аралашу һәм рухландыручы атмосфера тудыру мөмкинлеге булды. Күңел ачу программасы барлык катнашучыларның активлыгы белән үрелеп барган зур флешмоб һәм күмәк бию белән тәмамланды, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге.


Нет комментариев