Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көн таләбе – сугару

Көннәрнең коры һәм эссе торуы авыл ху­җа­­лыгында ясалма суга­руның әһәмиятен арттырды. Хәзерге вакытта күпьеллык һәм берьеллык үләннәргә су сибү “Саба” җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Килдебәк бригадаларында, “Шытсу” авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә, Явлаштау бүлекчәсендә оештырылган. Барысы 400гә якын гектар мәйданнар дым ала. Агрегатлар нигездә ир­тәнге якта һәм кичен көн сүрелгәч эшләтелә.

Сатыш­та Рафил Фәрхуллин – 110, Кибәчедә Исмәгыйль Шәрифуллин 74 гектардагы үләннәргә су сибә. “Яв­лаштау” бүлекчәсендә 30 гектарга якын көзге арыш культурасы да сугарылды. Ясалма яңгырдан соң үләннәр күзгә күренеп үсә. Шулай ук “Туган як”та, Мичән бригадасында да сугару агрегатлары эшлә­теп җибәреләчәк.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев