Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Контрактчы Илнар ялга кайткан

Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.

  Ватанны саклаучылар көне якынлашканда ТР хәрби комиссариатының хезмәткә контракт буенча алыну пункты инструкторлары Шамил Алтынбаев һәм Сергей Сиитов районара бүлек начальнигы  Фәнис Закиров җитәкчелегендә  Саба аграр көллияте студентлары белән очрашты (фотода). Хәрбиләр  булачак ватанны саклаучыларны контракт белән хезмәт итү тәртипләре,  аның өстенлеге, шартлары, ташламалар, хезмәт хаклары  белән таныштырдылар. Белгәнебезчә, контракт буенча хезмәт итәргә китү ул –  тотрыклы тормыш, эшле, даими хезмәт хаклы, яшәү урыны булу дигән сүз. Шуның өстенә алдагы көнгә ышаныч, киләчәккә өмет тә ул.

  Бүген районыбызның 32 егете контракт белән Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Без  шуларның берсе –  Ике басу Арташ авылыннан Илнар Кәримов белән элемтәгә кердек. Чита өлкәсенең Сретенский районы Кокуй бистәсендә  чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче егетнең  гаиләсе белән туган авылына чираттагы ялга кайткан чагы иде.

  Илнар Кәримов 2003 елда ТИСБИ тәмамлап, 21 яшендә армиягә алына. Физик яктан нык, хәрби тормышка яхшы әзерлекле егет  солдат тормышы тәмамлангач,  2005 елда контракт белән шунда ук хезмәткә кала. Мондый карар кабул итүе белән һич ялгышмый ул, киресенчә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүе белән горурлана гына. Башта контрактны 1 елга, аннан 3 елга озайтып, быел инде хезмәт итә башлавына  13 ел булган.  «2010 елда Түбән Утар авылы кызы Ләлә белән гаилә корып, тормыш иптәшемне дә үзем белән алып киттем. Бүген инде ике балабыз бар: кызыбыз Ильвинага 6 яшь, улыбыз Ильярга 10 ай. Гаиләбез белән «Лубия» заставасында яшибез..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев