Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Концерт «Лесхоз кичләре»

    27 июнь һәм 14 нче июль көнне Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре “Лесхоз кичләре” дип аталган җырлы – биюле, уен – көлкеле концерт -тамаша оештырдылар.

    Бәйрәм махсус кунакларыбыз Явлаштау авылы үзешчәннәре һәм “Кәнәфер” фольклор ансамбленең гореф – гадәтләрне чагылдырган  “Читән алу” күренеше  белән башланып китте. Кичке уеныбыз татар халкының “Биш парлы, бүрәнә ыргыту, капчык сугышы, таяк тартыш, түгәрәк, капкалы” милли уеннары, татар халык  җырлары, халкыбызның йолалары белән үрелеп барды.  Авылдашлар, кунаклар, авылыбыз яшьләре  барлык борчу- мәшәкатьләрен онытып, бергә күңел ачып, уйнап,  җырлап рухи ял алып кайтып китте.

    Фото: http://saby.tatarstan.ru

    http://saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: