Саба таңнары

Ковид белән вәзгыять ничек?

Район үзәк хастаханәсеннән 20 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 2022 ел башыннан Covid-19 йоктыручылар саны -116, ягъни бер атна эчендә авыручылар саны 82 кешегә арткан.

Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән – 26 кеше авырый, 5 кеше стационарда һәм 21 кеше өендә дәвалана. Вакцинаны 17259 кеше ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле - халыкның 76 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим), 60 яшьтән югары булучыларның 59,5 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. 2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 2 кеше үлгән.

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: