Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Көзге муллык ярминкәгә күчте

Өлкәннәр көне уңаеннан Сабада һәм Шәмәрдәндә көзнең тәүге ярминкәләре гөрләде

Быелгы уңышның муллыгын ярминкәдәге сәүдә  рәтләренең  байлыгы һәм төрлелеге ачык  күрсәтә иде.  
 Елдагыча, крестьян-фермер хуҗалыклары,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эш­мә­кәрләр, үзмәшгульләр, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, продукцияләрне сатып алучыларга мулдан тәкъдим итеп, ярминкәләрдә барлыгы  80нән артык сәүдә ноктасы эшләде. 
Салам, печән төргәкләре, ярылган утын  төялгән  «КамАЗ» машиналары озын рәт булып иртәдән  тезелгәннәр иде. Лесхоз урман хуҗалыгы   “ГАЗ-53”  машинасына төялгән   ярылган утынны 14500 сумнан сатты.   Шулай ук ашлык төялгән машиналардан халык чират торып үзенә кирәген сатып алды. “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе солыны, арпаны–10, бодайны– 11, борчакны 17 сумнан сатты.  Халыкны иң нык җәлеп иткәне яңа суелган  хәләл ит сату нокталары булды.  Район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән тана  итен дә тиз арада алып бетерделәр.  “Хуҗалыкта үстерелгән яхшы итне генә сатарга тырышабыз. Ап-ак майлы, яхшы сыйфатлы  ит әллә кайдан күренә. Тана итенең бөтен өлешен дә бер суммадан – 580 сумнан саттык. Гел иттән генә торган өлешләрен кабырга белән бергә катнаштырып бирдек. Халык тиз арада  бик яратып алып бетерде. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар, һәрвакыт шул бер ияләнгән кешеләр ала”, –ди сатучы Марсилә Әлмиева. “Умырзая” кулланучылар  кооперативы 12 төрле ит продукциясе тәкъдим итте.  Деликатес саналган телдән (1200 сум)  алып,  малның койрыгына (330 сум)   кадәр бар иде.  Ит­ләрне нинди өлешенә  карап  525, 775, 595 сумнан саттылар. “Аеруча 575 сумнан  фаршларны, гуляш өчен туралган әзер итләрне  хуҗабикәләр бик яратып алды”,  –ди  сатучы Гүзәлия Шәрәфиева. 
“Ел саен  Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә үткәрелә. Киң ассортиментта бик күп товар тәкъдим ителә. Кош-кортларга ашлык,  малларга  печән, фуражлар сатыла. Районыбыздан гына түгел, күрше-тирә районнардан, хәтта башка өлкәләрдән дә  куллану товарларын тәкъдим итәләр. Саба ярминкәсендә 43 оешмадан, 55 сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтте. 
Алар барысы да сыйфатлы товарлар тәкъдим итеп, халкыбызны шатландыралар. Шәмәрдәндә дә 30дан артык нокта эшләде.  Аеруча бөртеклеләрне бик күп алалар. Районыбызның азык-төлек җитештерү предприятиеләренә, фермер хуҗалыкларына, шулай ук шәхси хуҗалыкларга рәхмәтемне  белдерәм, – диде башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияле үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов. 
Сәүдә рәтләренең байлыгы сатып алучыларны ерактан ук үзенә җәлеп итте. Камыр ризыкларының киң ассортименты, агач эшләнмәләре, сувенирлар, агач үсентеләре, гөлләр,  сыер һәм кәҗә сөтеннән  күп төрле продукция, үрелгән кәрҗиннәр, төрле шифалы чәйләр, бал,  кыскасы, муллык тантана итте. 
“Халиков” крестьян-фермер хуҗалыгы   чеби итен  380 сумнан  тәкъдим итте.  “Ха­лык аеруча чебинең  йөрәк-бавырын яратып алды, үзебездә җитештерелгән  сосискаларга да сорау зур”, – ди Лилия  Халикова. 
Резеда Вәлиева үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында  үстерелгән  төрле шифалы үләннәрдән чәйләр, шикәрсез, витаминлы   кабымлыклар (батончиклар) тәкъдим итте.

”Табигать безгә нинди хәзинә бүләк итә – без халыкка шуларны ук тәкъдим итәбез. Борынгы әби-бабайлардан калган такта чәйләр ясау традицияләрен өйрәнеп, аңа яңалыклар да кертеп, яңа төр чәйләр ясадык.   Шулай ук тынычландыра, кешегә көч-энергия  бирә торганнары да бар.  Шикәрсез батончикларыбыз әфган йөземе, әзербайҗан күрәгәсе, үзбәк кара җимеше, Краснодар солысы, Саба балы белән бергә кушылып  әзерләнә,   искиткеч тәмле  микслар килеп чыга”, – ди Резеда ханым. 
Кыскасы, ярминкә гөрләде. Аннан  буш кул белән кайтучы булмагандыр: җаның теләгән һәр нәрсәне табарга була иде.  
“Ярминкәләрне көтеп алабыз, иртәдән сатып-алу нокталары янына ашыгабыз. Көнкүреш кирәк-яраклар, азык-төлек алыр өчен бик уңайлы. Мул итеп көзге байлык тәкъдим ителә. Бәяләрдән дә канәгать. “Каймак” авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативында җитештерелгән  сыр, каймак һәм  яңа  суелган малның бавырын  алдым. Кайнар чәй белән дә сыйландык. Бик күңелле, таныш-белеш белән күрешер, аралашыр өчен дә  бик яхшы мөмкинлек.  Халкыбыз мул яшәсен, ярминкәләр гөрләп торсын. Оештыручыларга бик зур рәхмәт”, – диде Ризван Йомаголов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев