Кукмарада узган Итек фестивалендә сабалылар беренчелекне яулады
Район яңалыклары

Кукмарада узган Итек фестивалендә сабалылар беренчелекне яулады

Бүген Кукмарада традицион Итек фестивале үтте. 9нчы тапкыр узучы бәйрәмдә безнең Саба районы командасы да катнашты.

  Гран-при өчен Кукмара, Саба, Баулы районнары командалары көч сынашты. Эстафета-бәйгеләрнең күбесендә киез итек кулланылды. Эстафеталар нәтиҗәсе буенча «Кукмара барслары» иң күп балл җыйды. Безнең "Саба-культура" командасы иң иҗади коллектив буларак, 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 

 


Нет комментариев