Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Курсабаш» җәмгыятендә күрсәтмә техник карау уздырылды

2020 елның 25 нче мартында Саба муниципаль районының «Курсабаш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник тикшерү һәм ел саен уздырыла торган техник карау һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны ышанычлы файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшмә узды.

undefinedСеминар-киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Харисов Раиф Вәзыйф улы, авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм районның агросәнәгать комплексындагы башка җаваплы затлары катнашты. Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эш мәсьәләләре һәм проблемалары, профилактик чаралар таләпләрен үтәү, зарури таләпләрне үтәү буенча хокук бозуларны киметү (азайту) мәсьәләләре каралды. Шулай ук техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган конкурска әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Наил улы Гарипов та катнашты.   

Техник карау уздыру барышында Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р.Харисов тарафыннан техник карау уздыргандагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җиһазлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Техник карау уздыру нәтиҗәсендә күрсәтелгән техниканың техник торышы буенча берникадәр җитешсезлекләр ачыкланды һәм кисәтүләр белдерелде, аларның күпчелеге урында ук бетерелде. Тикшерүгә тәкъдим ителгән 40 берәмлек техниканың 37се техник карау узды, тикшерүне узмаган техникага техник карау актлары төзелде һәм, җитешсезлекләрне бетерү вакытын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

Тулаем алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгән һәм оештырылган булуын билгеләде.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: gtn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев