Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Аграр тармакта эшнең күбәйгән вакыты. Күпчелек хуҗалыклар “Яшел урак”ка кереште, халыкчан әйтсәк, печәнгә төштеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 июньгә район буенча күпьеллыклар 1740 гектарда чабылып, 3803 тонна сенаж әзерләнгән. Шуның 1123 тоннасы – “Игенче” җәмгыяте, 1359 тоннасы “”Сатыш”, 657 тоннасы “Кибәче” бригадалары траншеяларына салынган. “Саба” җәмгыятенең “Тимершык” бригадасында – 160, “Килдебәк” бригадасында 80 тонна сенаж төргәкләнгән. Тимершыкта шулай ук 132 тонна печән әзерләнгән.

Бер үк вакытта бөртекле культураларны тәрбияләү максатында да комплекслы агротехник чаралар үткәрелә. Игеннәр 15453 гектарда яфрактан, 6059 гектарда тамырдан тукландырылган. Чүп үләннәрен бетерү өчен 19236 гектар, корткычларга каршы 1350 гектар мәйданнар эшкәртелгән. “Симет” җәмгыятендә бөртеклеләрдә 400 гектарда авыруларны булдырмау чаралары күрелгән. “Урта Саба”, “Явлаштау”, Мичән” бригадаларында 80 гектар бәрәңгенең рәт аралары эшкәртелгән. Яңгыр булмау ясалма сугаруның да әһәмиятен арттыра. Хәзерге вакытта 6 хуҗалыкта барысы 1177 гектарда үләннәргә сугару агрегатлары су сибә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев