Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КЫРЫС ҖӘЗА ДА УЙЛАНДЫРМЫЙ

Районыбызда эшләүче ЮХИДИ хезмәткәрләре сентябрь аенда юлларда аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән 11 йөртүчене тоткардылар. Шуларның икесенә карата административ җаваплылыкка тарту белән чикләнеп калмыйча, җинаять эше кузгатылган.

Әйтик, 15 сентябрьдә район юлында туктатылган Кукмара районы кешесе М.ның 2013 елда машина белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен түләнмәгән 30 мең сум штрафы барлыгы ачыклана. Шулай ук 16 сентябрьдә район үзәгендә тоткарланган 1979 елгы Шәмәрдән кешесе В.ның материаллары да судка РФ Җинаять кодексының 264нче статьясы буенча китте. Беркетмәгә “эчмәдем” дип язып, медицина тикшерүе узуга барудан баш тартса да, бу гамәле аны җаваплылыктан коткармый.

Шулай ук административ җаваплылыкка тартылу турында беркетмә төзелгәннәрнең дә кай­берләренә берьюлы ике эпизод буенча эш кузгатылды. Мисалга, Шәмәрдәндә яшәүче 1961 елгы ир-ат күршесенең өйдә юклыгыннан файдаланып, рөхсәтсез генә аның машинасын кабызып алып китә һәм юл кырыена төшә. Шулай ук Олы Нырты авылында яшәүче З.да, правасы булмауга карамастан, чит кеше машинасы белән идарә итәргә күп сорап тормаган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары 29 сентябрьдә Шәмәрдәндә “Шкода” автомобилен тоткарлыйлар. Рульдә – чит кеше, хәер машинаның салмыш хуҗасы да салонда була. Нәтиҗәдә бер транспортта булган ике кешегә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәге турында беркетмә төзелә. Шулай ук Казаннан Иләбәргә кайткан М.ның да туган авылында иркенәеп китеп, спиртлы эчемлек куллануы да аның өчен 30 мең сумга төште. Курсабаштан Г. 22 сентябрьдә исереклек билгеләре булган хәлдә “МТЗ-82” тракторы йөртте. Ел башыннан исәпләгәндә 94 йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырганнары өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Бу узган елның 9 ае күрсәткече белән чагыштырганда 3кә күбрәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев