Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ләйсәнгә - «Ана даны» медале

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Сабаның Колхоз урамында яшәп, биш бала үстерүче Ләйсән һәм Александр Бабнищевлар гаиләсенә дә «Ана даны» медале тапшырды. Районыбызда Бабнищевлар - әлеге мәртәбәле бүләккә ия булган 114нче гаилә.

undefined«Ана даны» медале – бик зур бүләк. Бу һәркемгә дә бирелми. Район буенча 114 кешегә генә бирелгән, бу сан артып торырга тиеш. Бүгенге истәлекле көндә әлеге бүләкне тапшырабыз, гаиләгез шулай матур, мәхәббәтегез көчле булсын. Балаларыгыз Саба районының данын күтәрүчеләр булып үссеннәр, - дигән теләкләрен җиткерде Рәис Миңнеханов. Гаиләнең иң зур байлыгы балалар – Салават, Сөмбел, Адель, Камил, Иркә һәрберсе район башлыгы кулыннан алган бүләкләргә бик шат иделәр. Гаилә башлыгы – Александр социаль яклау бүлеге хезмәткәре буларак, бүлек начальнигы Марсель Хуҗин аны махсус сертификат белән бүләкләде. 

Саба шәһәр җирлегендә 24 кеше «Ана даны» медаленә лаек булган.

undefinedАвтор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X