Медицина хезмәткәрләре балалар арасында имгәнү очраклары турында кисәтәләр
Балаларның җәйге яллары дәвам итә
Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә һәр минут саен алты бала төрле тән җәрәхәтләре ала икән. Ә бу - елына 3 миллионнан артык дигән сүз. Җәй көне куркыныч факторлар тагын да күбрәк, имгәнү очраклары бермә-бер арта. Аннан соң каникул булгач, күп кенә бала буш вакытын еш кына ничек тели, шулай үткәрә. Менә шундый күңелсез очракларны булдырмау өчен медицина хезмәткәрләре балалар янында еш булалар. Фельдшерлар балалар бакчаларына, мәктәп лагерьларына киләләр, анда «җәйге травматизмны профилактикалау», «имин җәй» һәм «суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «зыянлы гадәтләргә ЮК дип әйт» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрәләр. Мондый аңлату эшләре Сабабаш, Килдебәк, Югары Симет фельдшерлары тарафыннан үткәрелде. Җәйләр имин, хәвеф-хәтәрсез үтсен, балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар!
Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2319166.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев