Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән авыл җирлегендә җыен

Мичән авыл җирлегендә узган җыенда җирлек башлыгы Айзат Гәрәев узган ел башкарылган һәм быел планлаштырылган эшләргә тукталды.

Гражданнардан  авыл җирлегендәге русча   урам атамаларын  татарча   исемнәр белән атауга  бәйле сорау  күтәрелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов районыбызда алга таба яңа урамнарга  табигать атамалары белән бәйле исемнәр генә биреләчәген һәм татарча гына булачагын җиткерде. «Авыл исемнәре дә, урам исемнәре дә тәрҗемә ителергә тиеш түгел. Нарат урамы икән,  дәүләт теркәлүе үткәндә  бер генә төрле исемдә узарга тиеш. Алга таба гел татарча исемнәр генә кушылачак һәм тәрҗемә ителмәячәк. Элегрәк исемнәр кушуда  ялгышлыклар булган», - диде Рәис Миңнеханов. Район башлыгы   2017 елның ахырында үзара салым акчасының күләме төрле авылда төрлечә булуы хакында карар кабул ителүен әйтте. Һәр авыл  сумманы билгеләп, җыйналган  акча әлеге торак пунктны төзекләндерү юнәлешендә генә тотылачак.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев