Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МИҢГӘРДӘ - ЗУР ТУРНИР

Миңгәр авылында өчен­че ел рәттән Мидхәт Миңнәх­мәтов истәле­ге­нә багышланган шахмат-шашка яры­шы үткәрелде.

Әлеге бәйгегә Арча, Әтнә Кукмара, Балтач, Мамадыш, Биектау һәм Саба районнарыннан 50дән артык спортчы килгән иде. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, җәмәгать, спорт оешмалары җитәкчеләре катнашты. Ярышлар башланганчы Мидхәт абыйның тормыш иптәше Шәмсунә апага чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ул ирен зурлап турнир уздырганнары өчен рәхмәтен белдереп, дога кылды. Аннары бер төркем катнашучылар авыл мулласы Рифкать абый Ногманов белән Мид­хәт абыйның каберенә зыярәт кылды...

Азат Әхмәтов,

ярышны оештыручы.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев