Милләтебезне саклауда активлашыйк
Район яңалыклары

Милләтебезне саклауда активлашыйк

Узган атнада “Өлкәннәр“ клубында китап­ханәче Ильмира Мөхәммәтшина татар әдәбияты классигы Галиәскәр Камалга багышлап оештырган чара булды.

Бөек драматургның иҗатын яктыртуда Равил Гомәров, Кәрим Гатауллин бик актив кат­наштылар. Соңыннан экраннан “Беренче театр” спектаклен карап рухландык. Татарның бөек шәхесләре турында мондый чаралар районыбызда ешрак үткәрелеп, милләтебезне саклауга өле­ше­безне кертсәк иде.

Габит Фәрхетдинов.


Нет комментариев