“Мин һәм Кызыл китап” балалар эшләнмәләре конкурсы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар
Безнекеләрне бел!
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты “Мин һәм Кызыл китап” (“Я и Красная книга”) балалар эшләнмәләре конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Бәйгедә 447 белем бирү учреждениесеннән 2323 укучы катнашты. Аларның эшләренең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар иде. Безнең районнан «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбеннән үз яшь категорияләрендә Никита Орлов, Лев Офицеров, «ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр» номинациясендә Рузил Гыйлметдинов, Динислам Шәрипов, Камил Сәйфетдинов, Фидәрис Габделхаков I-III урыннарны алдылар. Тамашачы мәхәббәте буенча призлы урыннар Илназ Фәхретдиновка, Раниф Гәрәевка, Алмаз Хәмидуллинга, Вәсилә Михайловага, Язнур Таҗиевка бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев