Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Министр кушкан эш үтәләчәк

Бу көннәрдә “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә төп көчне сенаж салуга туплаганнар.

undefined”Төгәл егет, кулыннан эш килә”,– ди бригадир Рафис Һадиуллин турында

Хуҗалыкка өр-яңа “Палессе” азык җыю комбайны да кайткач эш бермә-бер алга киткән. Үз техникасы булгач, кырга оператив чыгып китә алалар. Читтән килгәнен көтәсе түгел. Яңа комбайнны Рафис Һадиуллинга тапшырганнар. Егет аңарчы 8 ел “КамАЗ” автомобиле йөрткән. Без аның белән 151 гектарлы тимофеевка-клевер үскән басуда сөйләшеп алдык. “Бик уңайлы, идарә итәргә ансат техника. Кондиционер да куйганнар, виброизоляциясе, металл детекторы да бар. Эшлә генә”, – ди ул “Палессе”ны мактап. Комбайнны ике сменада эшләтәләр дә. Ягъни күпьеллык үләнне Флүр Гомәров “Челенджер” белән урдырган кырга иртәнге 6да чыккан Рафисны сәгать 1дән Зөлфәт Мәннанов алыштыра. Массаны “КамАЗ” белән ташып торучы Фирдус Гайнуллин, Каюм Шиһапов, Данис Салихов, Айдар Гыймадиев (трактор), “Саба” җәмгыятеннән килгән Рамил Сафин, Раиф Фәттахов исә кичке 8гә кадәр Югары Шытсу траншеясе белән басу юлын урый. “Безне алыштыручы булмаса да, зарланган юк, комбайнга өлгереп барабыз”,– ди Рамил Сафин елмаеп. Терлекләргә кыш өчен 1900 тонна сенаж кайткан инде. Күпьеллык үлән мәйданнарын әле тагын 360 гектарда урасы бар, берьеллыклар 315 гектар мәйдан били. “Сыйфатлы сенаж салу максаты белән эшлибез. Яшел массаның анализларын портатив прибор белән Сабадан килеп алдылар. Күрсәткечләр нормативларга туры килә. Сенажны траншеяда таптап-эттереп торучы механизаторлар Мөнип Заһидуллин белән Илсур Дәүлиев та эшкә җаваплы карый. Сенаж әйбәт һәм мул булырга тиеш. Әле 573 гектар кукуруз җиребез дә бар”,– ди бригадир Илгиз Салихов.

Хуҗалыкта сенаж белән бергә, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, костер үләненнән печән дә әзерләп калырга тырышалар. Шул максаттан көннең икенче яртысында 50 гектарлы участокта механизатор Йосыф Галимов пресс-җыйгыч белән эшкә кереште. “Иртәгә тагын бер подборщик белән Рәхимҗан Шингарев та чыгачак”,– диде бригадир. Узган шимбәдә үткәрелгән видеоконференциядә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров терлек азыгы культураларының беренче уңышыннан шартлы 1 баш терлеккә 6 центнер азык берәмлеге туплау бурычы куйган иде. “Үтибез, алла боерса. Министр кушканны үтәмичә булмый”,– диде хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллин.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев