Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгында рекордлы уңышка өметләнәләр

Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып кырларга “Игенче” җәмгыяте, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы, “Сатыш”, “Урта Саба” бригадалары механизаторлары чыкты.

Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып кырларга “Игенче” җәмгыяте, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы, “Сатыш”, “Урта Саба” бригадалары механизаторлары  чыкты. Былтыргы корылыктан соң, уңыш сөендерә, башлангыч  мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча гектарыннан уртача 37шәр центнер тәшкил итә. Башакларның эре, тук булуына беренче  чиратта игенчеләр үзләре  шат. Димәк,  куелган хезмәт бушка  китмәгән.

Уңыш муллыгы куанычын “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы  комбайнчыларының да йөзләреннән укыдык. “Чыннан да, быел сөенеп  эшли торган.  Теземнәр калын, ашыгып   йөреп булмый. Кыр  читенә бер барам һәм  киләм – бункер тула. Барыбер  20-25 іөндә җыеп алып бетерербез, инде, алла боерса”,– диде 30 елга якын хезмәт стажлы, быел  яңа “Акрос” комбайнына  утырган Хәмит Галиев. Аның артыннан бер дә калышмыйча теземнәрне  “йотып” баручы кыр корабы сыйныфташы Айрат Хәмитовныкы булып чыкты. “Артта  каласы килми беркемнең дә. Ярышу дигән нәрсә  күңелдә бар, ул эшкә этәргеч бирә. Һаман гел алга таба инде. Бер мәйданга комбайннар белән  кергәч, анда эшне иртәгәгә  калдырмаска,  көнендә тәмамларга тырышабыз. Кичә  8  тулып 30 минутта  кайттык. Иртәнге якта  чык бетүгә  эшкә керешәбез. Ташучы  техника  өлгерә.   Көтеп торган   юк. Комбайн гына  ватылмасын”,– ди  былтыргы  урак батыры.   

  Хуҗалыктагы 3нче “Акрос”ны иярләүче Рәис Шакиров белән дә сөйләшергә өлгердек. Гомумән,  Шакировлар – гаилә династиясе барлыка китереп эшләүчеләр. “Кече улым Рәсим ындыр табагына ашлык ташый,  олысы Нәфис игеннәрне ура. Тагын дәвам итсәк, игезәгем  Наил салам пресслый. Минем “Акрос”ка унынчы сезон булды. Пенсиягә  киткәнче ватылмый  эшли дә эшли әле. Кадерен генә белергә,  вакытында техник  карау  үткәрергә  кирәк”,– ди быел 60  яшен тутыручы  Рәис зур  ышаныч  белән.

 (Тулырак  язманы “Саба таћнары” газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X