Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

НИЧЕК “ДИНОЗАВР“ БУЛМАСКА? (Фото+Видео)

Республиканың «Стратегия - 2030» программасына кергән «Эшмәкәрлек фабрикасы» үзенең яңа сезонын башлады.

Сишәмбедә проектына Казан егете Айдар Булатов тарафыннан нигез салынган әлеге «фабрика» Сабада эшләде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында үткәрелгән эшлекле очрашуга  кече һәм  урта бизнес вәкилләре, фермерлар гына түгел,  ә җирле үзидарәләр җитәкчеләре дә чакырылган  иде.  Чөнки хәзерге вакытта эшмәкәрлек  өлкәсенә “стартап” төшенчәсе дә актив кулланыла, ә стартапларны,  ягъни  бизнес-проектларын үз тәвәккәллегенә  таянып, финанслауга зур ихтыяҗ белән башлаучыларга булышуда авыл җирлекләре Советлары да читтә кала  алмый. Гомумән,  бизнесның даими  үсештә булырга тиешлегенә Айдар Булатов  үзенең чыгышында кат-кат басым  ясады.  Район эшмәкәрләренең һәм Саба  егетләренең  үз бизнесларын  республикада ничек җәелдерүләре ике арада барган  эшлекле диалог ачыклады. Проект авторының “Шушы  максаттан кем  семинар-тренингларда, укуларда катнаша?” дигән соравына залда 11 кеше кул күтәрде. Бизнесларын  үстерүдә практикада тәҗрибә алмашу алымына күбрәк таянучылар икәнлеген – 6, интернет материаллары, видео, китаплар ачып караучылар булуларын 10 кеше раслады...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев