«Нургали оныклары»на тиңнәр юк
«Карпат» спорт һәм күңел ачу урынында узган слетта Кукмара, Арча, Теләче районнары белән бергә районыбызның 23 мәктәп урманчылыгы катнашты.
Районыбызда беренче мәктәп урманчылыгы Лесхоз урта мәктәбендә оештырыла. Аңа 1968 елда легендар урманчы Нургали Миңнеханов нигез сала. Бүген аның эшен «Нургали оныклары» яшь урманчылары лаеклы дәвам итә. «Урманчылыгыбыз 20 укучыны берләштерә. Төрле чараларда, акцияләрдә катнашабыз. Лубянда республиканың мәктәп урманчылыклары арасында узган бәйгедә берничә ел рәттән алдынгы урыннарны яулыйбыз. Узган ел республика слетында 1нче урынны алып, Татарстан данын яклап Мари Эл республикасында узган төбәкара этапта катнаштык. Анда икенче урынны яуладык», – ди «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Чулпан Сибагатова.
Слетта да иң элек “Нургали оныклары” сүз алды. "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Хаҗи Фәйзерахманов күп еллар элек Нургали Миңнеханов башлаган эшнең лаеклы дәвам ителүен, мәктәп белән Саба урман хуҗалыгының тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтте. Районыбызның мәктәп урманчылыклары барлыгы 200 укучыны берләштерүен һәм киләчәктә үзләренә лаеклы алмашлар булуларын теләде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров үз чыгышында экология мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясап, бу юнәлештә һәркемгә үз өлешен кертергә өндәде. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин һәр командага бүләк ителгән агач үсентеләрен тиешле урыннарга утыртып, фоторәсеме белән бүлешергә кирәклеген ассызыклап узды. Ярышлар 7 этапта үтте. Алар төбәгебездә яшәүче урман җәнлекләрен күргәзмәлек аша тану, агач утырту технологиясе һәм агрегатларын, янгыннарны сүндерү тәртибе һәм анда кулланыла торган машиналарны белү, агачларның диаметрын, биеклеген, яшен һәм төрен билгеләү, гербарий ярдәмендә агач-үлән яфракларын аеру, урман хуҗалыгы машиналары һәм механизмнарын ачыклый белүгә корылган иде. Укучылар һәрбер этапны зур осталык һәм җитезлек белән башкардылар.
“Минем бабам Рафаэль Әхмәтов гомер буе урманчы булып эшләгән. Бабай безгә урманнарны сакларга, агачлар утыртырга, табигатьне яратырга өйрәтә. Төрле җәнлекләрне, кошларны тану этабы бик җиңел һәм кызыклы булды”, –ди Олы Шыңар урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы Әдел Әхмәтов.
“Нургали оныклары” командасы (VII сыйныф укучылары Эльвина Галиева, Галия Билалова) барлык ярыш төрләрендә дә нык әзерлекле булуларын күрсәтте. “Ярышка ел саен яңа укучылар килә. Без дә беренче тапкыр катнашабыз. Җиңү яулар өчен быел безнең вакыт килде. Бу ярыш кына түгел, эмоцияләр белән бүлешү, яңа дуслар табу чарасы да”, – диләр кызлар.
Мәктәп урманчылыклары бәйрәме белән котларга республиканың урман хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре дә килгән иде. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, РФның атказанган урманчысы Харис Мусин, «Рослесинфорг»ның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, ТАССРның атказанган урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, Нургали аганың оныгы Азат Миңнеханов катнашты. Алар иң элек РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановның каберенә, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Слет җиңүчеләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. "Булачак урманчыларны бүген ничек әзерлибез – киләчәктә урманнарыбыз шундый булачак. Саба урманчылыгына, мәгариф идарәсенә, оештыручыларга укучыларга һөнәри яктан юнәлеш бирүче чара өчен бик зур рәхмәт», – диде ул. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, «Нургали оныклары» урманчылыгы үзләрен иң әзерлекле итеп күрсәтеп, I урынга лаек булды. Кукмара районы Березняк урта мәктәбенең «Стебелек» командасы -II, Явлаштау урта мәктәбенең «Зеленое село» командасы III урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев