Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Нәфис» фонды хәйрия акциясе уздыра

Өлкәннәр ункөнлегендә «Нәфис» фондының хәйрия акциясе старт алды: алтын яшьтәге 3300 кеше бүләкләр һәм котлаулар алачак.

Җыелмаларга кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыеклыклары, коры чистарткычлар, сабын керә. Бүләкләрнең гомуми авырлыгы 5,3 тонна тәшкил итә.

- Өлкән буынга хөрмәт-җәмгыятебезнең нигезе ул. Өлкәннәр декадасында без күп еллар намуслы хезмәткә багышлаган, тәҗрибә һәм зирәклекне яңа буынга тапшырган кешеләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез, – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.

«Нәфис» фондыннан бүләк җыелмалары Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына, Татарстанның Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарына җибәрелде. 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы буенча өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Ярдәм ел саен күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев