Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы мәчеттә ифтар оештырды
Район яңалыклары

Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы мәчеттә ифтар оештырды

Рамазан - изге гамәлләр ае

   Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы Кече Шыңар авылы мәчетендә ифтар оештырды. Ифтарга укытучылар, пенсионерлар, укучылар, әлеге мәктәп хезмәткәрләре чакырылган иде - 70ләп кеше җыелды. Ифтар алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рафил хәзрәт тыңлаучыларга ислам диненең асылын аңлатты, кешелек җәмгыятендә аларның намуслылыгын, гаделлеген, игелеген һәм үз – үзләрен тотышын катгый үтәргә чакырды. Шулай ук Сатыш мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәтнең үтемле  вәгазьләрен тыңладылар.


Нет комментариев