Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Оста-Саба» чемпионаты кысаларында укучылар башлангыч сыйныфлар укытучысы булуда көч сынашты

Саба гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Оста-Саба» чемпионаты кысаларында «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» компетенциясе буенча 28 укучы көч сынашты.

  Теоретик этапта конкурста катнашучылар башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренең асылын һәм төп сыйфатларын күрсәттеләр. Бу этапта бирелгән сораулар катнашучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларның белем бирү процессына һәм балаларга мөнәсәбәтен дә ачыкларга мөмкинлек бирде.

  Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы үтте. Әлеге өлештә катнашучылар икенче сыйныф укучылары белән эшләп, үзләренең педагогик күнекмәләрен күрсәттеләр.

  Конкурс катнашучыларга үзләренең укыту сәләтләрен күрсәтергә генә түгел, ә тәҗрибәле педагоглардан кыйммәтле тәкъдимнәр һәм тәҗрибә алырга да мөмкинлек бирде. Мондый чараларда катнашу башлангыч сыйныф укытучылары булырга хыялланган укучыларның үз-үзләренә ышанычын һәм мотивациясен үстерүгә ярдәм итә. Алар бүген үк балаларның тормышына һәм үсешенә йогынты ясый алырлык яхшы укытучылар булу потенциалын күрсәтәләр.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/photosaby.htm/photoreport/10509159.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев