Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 10нчы февраль көнне Шәмәрдән лицеенда төрле милләт балалары катнашында “Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Лицейда белем алучы татар, рус, азәрбайҗан, мари, удмурт милләтеннән булган балалар үз халыкларының йолалары, милли киемнәре, ризыклары, тел үзенчәлекләре турында чыгыш ясадылар, үз халыкларының традицияләре белән таныштырдылар.

Түгәрәк өстәл артында утыручы укучылар төрле милләтләрнең тарихы, рухи мәдәнияте, аларны саклау, башка халыкларга хөрмәт белән карау, алар белән тату яшәү мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар.

Фото: instagram.com/shemordan_lyceum1

Чыганак: instagram.com/shemordan_lyceum1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев