Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

​​​​​​​Район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Барысы 175741 тонна сенаж, 11065 тонна печән тупланды. Соңгы көннәрдә терлек азыгы кукуруз силосы белән тулылана.

Бер  көнгә уртача 294 гектардан 8900 тонна  силос  салына. Кукуруз район  буенча 21  сентябрьгә барлык  мәйданнарның 52 процентында  җыйнап  алынды. “Урта Саба” бригадасында, “Курсабаш”, “Лукоз”  җәмгыятьләрендә бу эшне уңышлы төгәлләделәр. “Игенче” җәмгыятендә, “Нырты” авыл хуҗалыгы  предприятиесендә дә техник  культура  соңгы  гектарларда  урыла.   Иң  күп  яшел  массага килгәндә “Сатыш бүлекчәсендә – 12200, “Игенче”дә 11066 тонна, район  буенча 95083 тонна силос  траншеяларга салынды. Бер  шартлы терлеккә уртача 28 ,5 центнер азык берәмлеге туры  килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X