Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз тантаналы чарада катнаштылар

Февраль аендагы бәйрәм чаралары

   23 февральдә  Казан шәһәренең  Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара булды.  Әлеге чарада  социаль яклау бүлеге  начальнигы Лилия Гайнетдинова, Әфганстан  сугышы һәм башка  локаль  конфликтлар инвалидларының  республика иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе рәисе Илшат Әхмәтшин,   хәрби хәрәкәтләр ветераннары – Тәбрис Вәлиев, Фәнис Вәлиев,  Халит Шәрипов,  Алевтин Дмитриев, Флорид Мәүлетов, Рөстәм Газиҗанов, бүгенге көндә махсус хәрби операциядән  чираттагы ялга  кайт­кан  Рөстәм Мәүлетов  һәм аның җәмәгате Әлфия Мәүлетова составындагы  районыбыз делегациясе дә катнашты. Татарстан Рәисе батырлык күрсәткән хәрбиләргә һәм җәмәгать активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Ватанны саклаучылар хөрмәтенә республикабызның сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. “Ватанны саклаучылар көне Ватанга тугрылык һәм хезмәт символына әверелде. Без бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хөрмәтләп саклыйбыз. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар ил сагына басты. Хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм”, –диде үзенең котлау чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев