Күңелле яңалык!
10 апрель конне Красноярск шәһәрендә узган финал уеннарында Россия хатын-кызлар хоккей Лигасы чемпионы билгеле булды. Санкт Петербургнын «Динамо-Нева» командасы Россия чемпионы исеменә лаек булды,Кубок hәм алтын медальләр белән буләкләнде. Команда составында райондашыбыз, "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән (тренеры- Галимҗанов Илнур Камил улы) Саба кызы Алсу Рахимова да бар Алсуны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез! Афәрин, Алсу!


Команда составында татар кызларыбыз- Кукмарадан Фәнүзә Кадырова һәм Актаныштан Лиана Ганиева да бар.



Нет комментариев