Районыбыз алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Игенче” җәмгыяте машина йөртүчеләре Әгъзам Мансур улы Исхаков; Наил Гаптеләхәт улы Хатипов; ветеринария санитары Радим Раил улы Сабирҗанов; тракторчы-машинист Ришат Ренат улы Тимергалиев; терлекче Илсур Фәһеметдин улы Шәйдуллин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, банк эшен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен "АК БАРС" БАНКЫ ачык акционерлык җәмгыятенең 1 нче номерлы Саба өстәмә офисының корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджеры Ләйсән Тәлгать кызы Гыйльметдинова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Нырты «авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең аш-су остасы Әлфия Нургаян кызы Әхсәнова; эчке эшләр органнарындагы кимчелексез хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге тыл начальнигы Данил Тавис улы Фәттахов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Симет” җәмгыяте хисапчы-лаборанты Йосып Хәсән улы Мөбарәкшин; нәтиҗәле хезмәте һәм район сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен “Трейд Металл” җәмгыяте участок мастеры Рөстәм Илсур улы Галиев; иминлек хезмәте җитәкчесе Рөстәм Нурислам улы Гаффаров; участок мастеры Данил Шамил улы Нәҗметдинов; юридик бүлек җитәкчесе Максим Сергеевич Решеткин; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Курсабаш” җәмгыяте ферма мөдире Миләүшә Шәрип кызы Бурдуковская; тракторчылар Ирек Вәсил улы Галиәхмәтов; Фәтхелислам Нурислам улы Хәйруллин; “Саба” җәмгыяте тракторчысы Минзакир Заһир улы Таһиров; торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең слесарь-сантехнигы Фирдәвес Камил улы Гасимов Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев