Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз хатын-кызларын район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде (+фоторепортаж)

Бүген Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы район мәдәният йортында узды. Анда районыбызның күркәм затлары, уллары махсус хәрби операция зонасында булган аналар да чакырылган иде.

  Бәйрәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашыннан” республикакүләм бәйгесендә катнашучылар чыгышыннан башланып китте. Аннары әлеге бәйгедә катнашкан һәм лауреат исеменә лаек булган  Олимп" спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы Илнур Галимҗанов (“Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат”  номинациясе җиңүчесе), Олы Шыңар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Рабгетдинова (“Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясе),   Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Сиринә Идрисованы (“Минем һөнәрем – минем язмышым”) район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Рәис Нургали улы тәбрикләү сүзен барлык хатын-кызларга ирештерде, шулай ук бәйрәмдә катнашучы һәм бүген туган көнен билгеләп үтүче хатын-кызларга да бүләкләр тапшырды. 

Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бәйрәм чарасын  җырчылар- Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева һәм Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев дәвам итте.

Альмира Мәүлетова һәм Илмира Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев