Районыбызда Яңа ел ялларында нинди бәйрәм чаралары үтәчәк?
Район яңалыклары

Районыбызда Яңа ел ялларында нинди бәйрәм чаралары үтәчәк?

Саба үзәгендә һәм авылларда райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен төрле бәйрәм чаралары узачак.

  30 декабрь көнне Саба мәдәният йортында  19:00 сәгатьтә  «Яңа елда- серле шәраб» дип исемләнгән театраль тамаша күрсәтеләчәк, тамашачылар белән бүләкләр уйнатылачак. 30-31 декабрь көнне бәйрәм кичәләре авыл клубларында да узачак. 31 декабрь көнне  19:00-22:00  сәгатьләрдә Сабаның  Үзәк чыршысы янында  бәйрәм концерты  күрсәтеләчәк, уеннар оештырылачак. 1 гыйнвар көнне төнге 1:00 дән иртәнге 4:00кә кадәр  мәйданда бәйрәм дискотекасы, шул үк көнне кич мәйданда кабат бәйрәм чарасы һәм кызыклы уеннар  оештырыла. 2-8 гыйнвар көннәрендә үзәк мәйданда көндезге сәгать 13:00дә- балалар, кич 20:00 сәгатьтә олылар өчен төрле күңел ачу чаралары, уен-конкурслар  оештырыла. Мәйданга рәхим итегез, дуслар!

 


Нет комментариев