Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы котлады
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Сабаның “Балачак” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Мәхмүдбай кызы Әхтәмова; Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Нәзирә Миннәхмәт кызы Багутова; Симет урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Фидаил кызы Билалиева; Мичән төп мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, башлангыч сыйныфлар укытучысы Кадрия Хәернас кызы Гарифуллина; Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәфисә Нурулла кызы Гыйлемханова; Шәмәрдән “РОСТ” лицееның технология укытучысы Люция Вәгыйз кызы Госманова; Юлбат төп мәктәбенең технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рафис Раиф улы Мөбарәкҗанов; Олы Шыңар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Миңнулла кызы Мөхәммәтова; Сабабаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Мәлик кызы Мөхәрләмова; Саба гимназиясенең инглиз теле укытучысы Алсу Әдһәм кызы Хәсәнова; Сабаның “Әллүки” балалар бакчасы мөдире Гүзәл Нурулла кызы Хәлиуллина; сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Тимергали кызы Шәмсетдинова; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, җаваплылыгы чикләнгән Саба ПМК «Мелиорация» җәмгыяте тракторчысы Рәфис Мансур улы Мирасов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, яшь буынның интеллектуаль, мәдәни һәм әхлакый үсешен формалаштыруга, гамәли яктан әзерләүгә керткән зур шәхси өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Эзмә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Нәфисә Солтанәхмәт кызы Җиһаншина; Корсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатының укытучы-дефектологы Гөлфирә Исмәгыйль кызы Фазылҗанова; Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Хәмит кызы Хаҗиева; Саба аграр көллиятенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмис Фәнил улы Якубов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев