Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РАЙОН РЕЗИДЕНТЛАР КӨТӘ

“Резиденция” сүзен барыгызның да ишеткәне бардыр. Синонимы, ягъни аңа аваздаш сүз “торак яки җитештерү мәйданы” була инде.

Сүзне ерактан башлауның асылы шунда, бу язманы әзерләү өчен алынган материалларда рәсми рәвештә “резидент” төшенчәсе кулланылган. Татарчалаштырсак, ул ниндидер территориягә эшчәнлек мәнфәгатьләре белән бәйле рәвештә килеп урнашкан физик зат була инде.

undefined

ИНФРАСТРУКТУРА АЛДАН ӘЗЕРЛӘНДЕ

Шундый территория – индустриаль парк соңгы ике елда Саба районында да барлыкка килде. Подрядчы оешма – “Ак Таш” җәмгыяте 2019 елда 60 гектарлы мәйданда 307,1 миллион сумлык төзү-коммуникация эшләре башкарды. Торак пунктларда яңа урамнар барлыкка килгәнен барыбызның да күргәне бар. Башта йортлар салына, аннары гына газ, электр, суүткәргечләр сузыла, юллар салына. Индустриаль паркта барысы да киресенчә. Башта инженерлык инфраструктурасы әзерләнде. Ул 10 киловольтлы (6650 метр) һәм 0,4 киловольтлы (1630 метр) кабель электр линиясен, элемтә чыбыкларын (3300 метр), су (5958 метр), көнкүреш- яңгыр сулары канализацияләре (8835 метр), югары, уртача, түбән басымлы газ (3729 метр) челтәрләрен, автомобиль юлын (2061,11 метр), тышкы яктылыкны (1470 метр) үз эченә ала. Шулай ук территория койма белән әйләндереп алынды, автомобиль транспорты өчен җиңел һәм йөк машиналары кую урыны, контроль үткәрү пункты төзелде. Паркка үзләренең җитештерү куәтләрен күчерүчеләргә бу инфраструктурадан ташламалы шартларда файдалану мөмкинлеге дә каралган. Паркта өч әзер җитештерү мәйданчыгы булдырылды. Гомуми мәйданы 1335,5 квадрат метр тәшкил иткән бинада “БиЭйчБи систем” компаниясе үзенең эшен башлады да инде. Алар җитештергән заманча вентиляция жиһазларына сорау арта бара.

Резидентларны җәлеп итү өчен каралган шартлар: төзелешкә җир кишәрлекләрен түбән бәя белән сатып алу: бушлай аренда; электр энергиясе буенча ташламалы тариф; ут, су, газ ресурсларына бушлай тоташтыру һ.б.

«САБА» ИНДУСТРИАЛЬ ПАРКЫНЫҢ СХЕМАСЫ

undefined

АНАЛОГЫ ЕВРОПАДА ЮК

Индустриаль паркта “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативы 1292 һәм 833 квадрат метрлы ике мәйданчык били. Кооперативта җитештерүчәнлеге сәгатенә 50-65 тонна булачак “Азык үзәге” төзелеше кызу темплар белән алып барыла. Хәзер цехта Испаниядә эшләнгән “Totoma” җиһазлары монтажлана.”Бик җаваплы эш. Әле Көнчыгыш Европада да “Totoma” ярдәмендә моноазык ясамыйлар. Моның аналоглары якын-тирәдә юк. Җиһазны монтажлауны декабрь урталарында төгәлләргә планлаштырабыз”,– ди подрядчы “АгросилаТрейд” җәмгыяте техник директоры Сергей Жарухин. Терлек азыгы җитештерү өчен биләмәдәге саклау урыннарына җитәрлек кадәр сенаж һәм печән тупланган инде. Янәшәдә катнаш азык цехы төзелешен (фотода) алып баручы “Ак таш” җәмгыяте бригадасы да объектны билгеләнгән срокларга сыешып тәмамлау бурычын куйган. 2022 елга кадәр “Иген”дә 72 кешегә эш урыны булдырылачак.

undefined

ХӨКҮМӘТЕБЕЗ ЯРДӘМ ИТӘ

Паркның булачак резидентлары белән дә тулырак таныштырыйк әле. Шуларның берсе – “Саба Техмаш” җәмгыяте инде үзенә нигез сала да башлаган. Нократ Аланыннан килгән резидент 2021 елның II кварталында эшчәнлеген башларга җыена. Аннары инженермеханикларга авыл хуҗалыгы техникасына шнеклар, азык тараткычлар өчен пычаклар эзләп әллә кая йөрисе дә булмый. Аларны үзебезнең район осталары (18 кешегә эш урыны була) ясаячак. Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “ЕвроАкцент” җәмгыяте дә паркның потенциаль резиденты буларак карала. Хәзер җәмгыять төзелешне проектлауны алып бара. Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге проектларны тормышка ашыруда ярдәмгә килергә әзер. “Заманча индустриаль паркның инфраструктурасын булдыруда да без республика җитәкчеләренең, икътисад министрлыгының зур ярдәмен тойдык. Иң күләмле финанслау, әлбәттә, федераль бюджеттан булды. Булышлык мәйданчыкка киләчәк яңа резидентлар үз биналарын төзегәндә дә күрсәтеләчәк. “Саба техмаш” һәм “Евроакцент” шушы максатка микрозаем алу өчен документлар әзерләде. Кредит нәкъ менә парк биләмәләрендә модульле биналар һәм күчемсез милек объектлары төзү өчен 30 миллион сумга кадәр 60 ай дәвамында түләү өчен 5 процентлы ставка белән бирелә. Үзебез дә “Төзелеш” заемыннан файдаланып, потенциаль резидентка бина төзеп кую өчен документлар әзерләдек. Эш киләсе елда башланып китәчәк”,–диде “Саба” индустриаль паркының идарәче компаниясе” акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Хуҗин. Хәзерге вакытта паркта резидентлар бүлеп алган мәйданнар 33 процент тәшкил итә. Сәнәгать паркы безнең районыбызда югары технологияле өстәмә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк һәм бюджетның салым керемнәрен арттырачак.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X