Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район тормышы күргәзмәләрдә чагылды

Үсеш нәтиҗәләре дә, ел бурычлары да билгеле.

Бүген, 24 февральдә, Саба мәдәният йортында район Советының 2020 ел йомгакларына багышланган утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, республика ведомстволары вәкилләре, районыбыз биләмәсендә урнашкан эшмәкәрлек субъектларын гамәлгә куючылар катнашты. Мәдәният йорты каршында, спорт залында һәм фойеда предприятиеләрдә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында җитештерелгән товарлар күргәзмәсе эшләде. «Саба муниципаль районының 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән район башлыгы Рәис Миңнеханов чыкты. Бу хакта тулырак район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев