Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда ВИЧ инфекциялеләр бармы?

Бүген 1 декабрьдә – Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп  үтелә.

Көрәшмичә булмый. Агымдагы  елның 1 июненә Россиядә 1465102 кешедә иммун җитешсезлеге очрагы (ВИЧ) теркәлгән.  Район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча  баш табиб урынбасары  Резеда Фәттахова хәбәр итүенчә, безнең районда 1 ноябрьгә ВИЧ инфекциянең 30 очрагы  билгеле. Учетта 21 кеше тора. Быел иммун җитешсезлеге белән бер авыручы  ачыкланган. Инфекция кешегә җенси юл белән, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) кулланганда йога һәм  йөклелек  вакытында ВИЧлы анада балага күчә. Башта  кеше үзенең чирле икәнен белми, чөнки иммун системасы  акрынлык  белән  җимерелә. ВИЧ инфекциясе белән зарарланганнан алып, СПИД стадиясе  башланганчы 2 ел да һәм 15 ел да   вакыт узарга  мөмкин. ВИЧ инфекцияне китереп чыгаручы вирус организмга  үтеп  кергәннән  соң кешедә үлемгә китерә торган  авыру (яман шеш һ.б.)  китереп  чыгара Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану  курслары  үтәргә кирәк. Аноним рәвештә тикшеренергә  мөмкин. ВИЧны  ачыклау өчен  тест  узарга канны Саба үзәк  һәм Шәмәрдән   участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына   мөрәҗәгать итәргә була. Зарарлануның беренче 3 аенда тест тискәре  дә булырга   мөмкин.  Шуңа    күрә канны  анализга 3 айдан  соң кабат  бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев