Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәис Миңнеханов: “Моңарчы сабалылар сайлауларда ышанычны аклады”

Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов туган бистәсе Лесхоз сайлау участогында тормыш иптәше Гөлсем Вәли кызы белән беренчеләрдән тавыш бирде.

“Халыкның нинди дәүләттә яшисе, кемне Президент итеп  күрәсе  килә – үзенең ихтыярында. Кемне  сайлыйбыз– шундый тормышта яшибез. Президентыбыз нинди – дәүләтебез шундый. Күрәсез, бистәдә яшәүчеләр иртә баштан гражданлык бурычын  үтәргә гаиләләре, балалары белән  килгән. Бик  зур рәхмәт барысына да. Нәтиҗәсе дә матур була күрсен. Моңарчы сабалылар сайлауларда ышанычны  аклады. Уйлап карасаң,  соңгы  20 ел  эчендә булган үзгәрешләр барыбызның  да    күз   алдында.  Ул үзгәрешләрнең нигезендә халыкның  үз тырышлыгы  ята һәм сәяси позициясе чагылыш таба. 2018 ел Президент сайлаулары да игелекле, булсын, халык көткән  үзгәрешләр алып  килсен”,– диде Рәис Нургали   улы.  Участокта иртәнге  сәгать  12  сайлаучыларның 88 проценты  тавыш бирде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев