Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия Герое Рәсим Баксиков: “Мин герой булырга түгел, Ватанымны сакларга хыялландым”

Россия Федерациясенең Кораллы көчләре хәрбие районыбызда булып, мәктәп укучылары белән очрашты.

Россия Федерациясе Герое, өлкән лейтенант Рәсим Рәшит улы Баксиковны районыбызның башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Фәнис Закиров, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы Илнар Сәлимов, Саба гимназия­се яшьармиячеләре каршы алып, иң элек район үзәгендәге һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Рәсим Баксиков 1988 елда рес­пуб­ликабызның  Алексеевск районы Биләр  авылында туган. Урта мәк­тәптән соң Казан танк училищесына укырга керә. Училищены 2010 ел­да тәмамлап, Ерак Көнчыгышта хез­мәт итә.

“2016 елдан Приморье кра­енда урнашкан Көнчыгыш хәрби ок­ругының 59нчы укчы бригадасында хезмәт иттем. 2018 елда контракт ки­­лешүенең вакыты төгәлләнде. 2022 елда махсус хәрби операция баш­лангач, мин иң беренче Татвоенкоматка бардым. Офицер вазифаларын башкаручылар составы ту­лы   булу сәбәпле, мине хәрби зона­га җибәрмәделәр.  Кабат үземнең хәр­би частема китеп урнашмыйча булдыра алмадым. Анда миңа хәрби опе­рациягә китәргә туры киләчәген ис­кәрттеләр. Үз теләгем белән шуның өчен килгәнемне әйттем”, –дип сөйли Россия каһарманы.

Ул 2022 елның ноябреннән 2023 елның июненә кадәр махсус операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 2023 елның 6 июнендә Запорожье өлкәсендә 127нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков идарә иткән  “Т-80БВ” танкы экипажы  каршы якның бронетехника колоннасын тар-мар итә. Россия Федерациясе Президенты Указы белән үзенең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Рәсим Баксиковка 2023 елның 8 августында Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

“Мин Татарстанда гына түгел, Рос­сиядә иң беренчеләрдән яшьармия­че булдым. Герой булу турында хыялланмадым, әмма кечкенәдән Ватанымны саклауны максат итеп куйдым.  Махсус хәрби операциягә киткәндә минем ике дустым “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән иде инде. Ничек тә әлеге орденны алырга дигән бурыч өстәлде. Әйе, һәр сугыш куркыныч, әмма сиңа хәрби бурычны үтәргә бернәрсә дә комачау итә алмый”, – ди Россия Герое.    

Рәсим Баксиков иң беренчеләрдән булып Шәмәрдән лицее укучылары белән очрашты,  хәрби-патриотик рух­та әңгәмә уздырып, укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

“Фәннәрне тирәнтен үзләш­терегез. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, тормыш юлының һич уйламаган минутында мәктәп программасы кирәк була. Монда сиңа беркем ярдәм итми, кабаттан үзеңә үзләштерергә туры килә. Бүгеннән үк югары уку йортларына керергә әзерләнегез. Мин сезне танк училищесында күрүемә шат булачакмын. Нинди һөнәр башкаруына карамастан, һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. Кеше чын профессиональ булганда гына җәмгыятькә һәм башкаларга файда китерә. Мин сезне укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга өндим”, – дип мөрәҗәгать итте ул иң элек укучыларга.

Өлкән лейтенант Рәсим Баксиков мәктәптә укыганда тарих, биология фәннәре белән кызыксына. Әнисенең аны бик тә табиб итеп күрәсе килә. Әмма кечкенәдән ватанпәрвәрлек хисе белән тәрбияләнгән егет хәрби юлны сайлый.

“Мин бүгенге көндә үземнең хәрби тәҗрибәмне Казан танк училищесы курсантларына тапшырам. Шул ук вакытта хәрби-патриотик тәрбия эше алып барам. Мәктәпләргә очрашуларга йөрим. Яшьләрне хәр­би-патриотик рухта тәрбияләү – ул безнең Ватаныбызның киләчәген бил­геләү. Ватанпәрвәрлек – ул ниндидер югары хис түгел, беренче чиратта үзеңне саклау хисе. Ватанны саклау дигән һөнәр бар, кеше бу һөнәргә никадәр җаваплы һәм фидакарьләрчә карый – безнең ки­ләчәгебез шуңа бәйләнгән”, –ди Россия каһарманы. “Герой булыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дигән сорауга да Геройның җавабы кыска һәм төгәл булды: “Кеше һәрчак үзенең куркуын җиңә белергә һәм дөрес карар кабул итәргә тиеш!” Бөтен балачак хыялларының чынга ашып бетмәвен, космонавт булу хыялда гына калуын да укучылар белән бүлеште. Рәсим Баксиков шулай ук хәрби операция зонасында ялның кичектергесез булуын  да әйтеп узды. “Әлбәттә, билгеләнгән ял вакыты бар иде. Чөнки ял итмәгән кешенең ялгышлыклар җибәрү куркынычы зур. Ә һәр ялгышлык кеше гомере белән түләнә”, –дип сөйли ул.

 Кечкенәдән фәннәр белән кызыксынган егет бүген дә буш вакытларында милли китапханәгә йөри,  аеруча тарихи әсәрләр,  фәнни әдәбият укырга ярата. Хәрби-патриотик рухта узган очрашу беркемнең дә Герой булып тумавын, әмма шәхси гамәлләре белән Герой була алуын тагын бер кат исбатлады.

Илнар Сәлимов:

 “Без Рәсим Баксиков белән 2006-2010 елларда Казан танк училищесында бергә укыдык.  Яхшы, әйбәт дус кына түгел, батырлыгы белән дә ул безгә зур үрнәк күрсәтте.  Алган хәрби белемнәрен тиешле урында, тиешле вакытта куллана белүе сокландырды. Мин Герой дустым булуы белән бик горурланам!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев