Россиядә күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары турында искәрттеләр
Россиядә күп балалы гаиләләр ипотека кредитын түләү, салым буенча ташламаларга, уңайлы вакытта отпуск һәм иртә пенсиягә чыгуга дәгъва итә ала.
Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте дип яза «Прайм» агентлыгы.
Әгәр гаиләдә 2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы бала туса, 450 мең сум алырга мөмкин. Әти-әниләр бу акчаны кредит түләүгә тота ала.
Шулай ук 2025 елдан өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр 6 мең сум салым чигерүен алырга хокуклы. Беренче бала өчен бу 1,4 меңгә, ә икенчесе өчен 2,8 меңгә тигез.
Әгәр гаиләдә 18 яшьтән кечерәк өч һәм күбрәк бала бар икән, ата-аналар җир салымы буенча салым базасын кадастр бәясеннән 600 кв.м. җир кишәрлеге мәйданына һәм салым буенча башка ташламаларга киметә ала.
Моннан тыш, өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган хезмәткәрләр үзләренә уңайлы вакытта түләнә торган еллык ял алырга мөмкин. Бу ташлама балаларга 14 яшь тулганчы гамәлдә.
Өч һәм аннан күбрәк бала анасы билгеләнгән сроктан (хатын-кызлар өчен 60 яшь) иртәрәк пенсиягә чыга ала.
Башка ярдәм чаралары арасында: йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, бала тугач бирелә торган бердәм пособие, аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kupbalaly-gailalar-ocen-yardam-caralary-turynda-iskarttelar-5908636
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев