«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә хисап җыелышы узды
5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мичән бүлекләренең 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2021 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр.
Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев