Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрелде

Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 март көнне рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән  2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар.

Бирем белән беррәттән, укытучылар балаларны орнаментның барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштырдылар, "Кем тизрәк табар" уен-кроссворд үткәрделәр. Дәрескә Саба районы мәдәният бүлеге рәссамы Расих Алтынбаев чакырылган иде. Ул укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чыгыш ясады, алар белән җанлы әңгәмә оештырды. Дәрес ахырында укучылар куелган максатны үтәп, милли татар орнаменты белән бизәлгән әзер эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев