Саба – иң  яхшы  спорт районы
Район яңалыклары

Саба – иң яхшы спорт районы

Кичә Казанда 2018 елның иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык атлетларга һәм тренерларга республика спортын данлауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

2018 ел йомгаклары буенча Саба муниципаль районы  быел да “Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшенең куелышы буенча иң  яхшы авыл районы” номинациясендә  җиңүче булды. Өч тапкыр рәттән үз титулын саклап  калган (2016 елда да җиңүче булган  иде) Саба  районына    алдагы  елларда  да спорт уңышлары телибез.

Фото: http://minsport.tatarstan.ru


Нет комментариев