«Саба якташлары»  төбәкара иҗтимагый  оешмасы Изге Рамазан ае уңаеннан  балаларны  дини бәйгедә катнашырга чакыра
Район яңалыклары

«Саба якташлары» төбәкара иҗтимагый оешмасы Изге Рамазан ае уңаеннан балаларны дини бәйгедә катнашырга чакыра

Дини бәйге 30 март көнне Саба җәмигъ мәчетендә узачак.

"Земляки Сабинского района- Саба якташлары"  региональ иҗтимагый  оешмасы Изге Рамазан ае уңаеннан  мәктәп яшендәге балалар арасында районкүләм  бәйге -"Моңлы азан" (ир балалар арасында ) һәм кызлар өчен "Иң күркәм вәгазь" (ирекле дини темага 3 минутлык вәгазь) бәйгеләрен оештыра.

🔸Бәйге 30 март көнне Саба җәмигъ мәчетендә узачак.   

🔹Җиңүчеләр 3 категориядә билгеләнәчәк :
🟢1-4 сыйныфлар;
🟢5-8 сыйныф;
🟢9-11 сыйныф.  

🔹Бәйгенең башлану вакыты 12:00  (өйлә намазына). 

🔸Барыгызны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз!

🤲🏻Рамазан аен изге гамәлләр, саваплы эшләр белән үткәрик🤲🏻

 


Нет комментариев