Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба һәм Теләче егетләре армиягә китте

Бүген иртән Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте.

Улларын армия сафларына озатырга Сабага әти-әниләре, дуслары, авылдашлары, сөйгәннәре  килгән  иде.     
  –Ватанны саклау ул – һәр ир-егетнең изге бурычы. Шушы армия мәктәбен барыгызга да исән-сау  үтәргә  язсын. Барып җитү белән әти-әниләрегезгә хәбәр итегез, алар сезнең өчен борчылып тора,–  диде район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп һәм  хакимият тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды. Егетләргә Саба шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Расих Хәсәнов та изге теләкләрен  җиткерде. ТР Хәрби комиссариатының Саба һәм һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис  Закиров армиягә китүчеләргә   соңгы инструктажны бирде. Егетләр Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә  урнашкан хәрби частькә озатылачак. Расих Закирҗанов хәрби ант кабул иткәндә уллары янына бару өчен әти-әниләргә автобус белән булышырга  ышандырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X